Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Ябалаклап кар ява"

     Яңа ел - һәр бала өчен могҗизалар чоры. Кыш бабайдан һәр бала могҗиза көтә. Яңа Кишет балалар бакчасына йөрүчеләр дә, Кыш бабай, Кар кызы, Чыршы һәм тычкан малайлары булып киенеп килгән мәдәният хезмәткәрләрен шатланып каршы алдылар. Бәйрәмгә килгән кунаклар белән бергә уйнадылар, кышкы табышмакларны чиштеләр, төрле конкурсларда катнаштылар. Әти-әниләренә һәм килгән кунакларга матур итеп Яңа ел җырлары җырладылар, биеп күрсәттеләр. Кыш бабай белән кар кызы балаларны Яңа ел белән котладылар. Яңа ел әкияте бик күңелле үтте.