Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кыш бабай остаханәсе"

   Балалар Яңа елны аеруча дулкынлану белән, ниндидер могҗиза буласына ихлас ышанып көтәләр. Китапханәдә башлангыч класс укучылары өчен "Кыш бабай остаханәсе" дип исемләнгән мастер-класс үткәрдек. Бу чараның максаты кул астындагы материаллардан Яңа ел сәхнәсен бизәү өчен Яңа ел эшләнмәләре ясау иде. Укучылар белән бергәләп Кыш бабай һәм 2020 елның символы - Күсе эшләнмәләрен ясадык. Эш барышында укучылар кышкы табышмаклар да чиштеләр.