"#Китаплы фото"
19 декабрь көнне Арча үзәк китапханәсе хезмәткәрләре "Иң яхшы китап укучылар йолдызлыгы" дип исемләнгән тантаналы чарада үзләренең иң актив һәм иң яхшы укучыларын котладылар. Кышкар авыл китапханәсе "#Китаплы фото" интернет-конкурсында катнашты. Китапханәнең иң күп китап укучысы Зарипов Әмир 3 урынны алды һәм Грамота белән бүләкләнде.