Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Без дөньяны китап белән ачабыз!"

   21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге бинасында ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Язучылар берлеге һәм Республика балалар китапханәсе белән берлектә "Без дөньяны китап белән ачабыз!" дип исемләнгән тантаналы чара үтте. 

   Тантаналы чараның төп үзенчәлеге - балаларның яраткан авторлары белән очрашу иде. Тагын бер мөһим вакыйга - "Ел балалар китапханәсе - 2019" һәм "Ел балалар китапханәчесе - 2019" республика һөнәри конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Кышкар авыл китапханәсе "Балалар китапханәсе - 2019" республика бәйгесендә катнашып "Авыл һәм балалар" номинациясендә 2 урын алды.