Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Сүзләре хикмәтле, куллары сихәтле!"

    "Зөбәрҗәт" фольклор коллективы "Ак калфак" клубына йөрүчеләр белән берлектә "Ипи салу йоласы" фольлор күренешен күрсәттеләр.

    Фоадия апа кунак җыйды. Ул аларга ипи салу серләрен һәм шул ук вакытта аны ничек мичтә пешергәннәре турында сөйләде. Авыл мичендә ипи пешеп чыкканчы кунаклар ипи турында булган мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерделәр. Уеннар да уйнадылар. Әнисә апай ипи турында бик матур шигырь сөйләде. Менә ипи дә пешеп чыкты. Кунаклар яңа пешкән ипидән авыз итте.