Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Кышкар - мәгърифәтле төбәгем!"

    Кышкар һәм Симетбаш авылы укучылары белән, бүгенге көндә архитектура һәйкәле булган мәчетебезгә экскурсиягә килдек. Анда безне авылыбызның имам-хатыйбы Радик хәзрәт каршы алды. Ул укучыларны мәдрәсәнең кыскача тарихы белән таныштырды. Укучылар мәдрәсәдә, бөек Тукаебызның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт, күренекле артисткабыз Галия Кайбицкаяның әтисе Мотыйгулла хәзрәтнең шушы мәдрәсәдә укып чыгуларын белделәр. Мәдрәсә авылда урнашкан булса да, биредә авылдан 3 кенә кеше укуын да әйтеп үтте хәзрәт.

    Һәм менә 2002 елның 13 сентябреннән бу бина зур тырышлык белән төзекләндерелеп, яңадан мәчет итеп ачылды. Шушы көннән башлап мәчетебез сукмагыннан авыл-халкының өзелгәне юк. Менә бүген дә Радик хәзрәтнең тәрбияви вәгазь бирүе безнең күңелләребезне тагын да сафландырды.