Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Чәй эчәбез бал белән"

     

      Кышкар авыл клубында, китапханә белән берлектә “Чәй эчәбез бал белән” дип исемләнгән чәй бәйрәме үткәрелде. Төрле үлән чәйләренең файдасы турында “Чәйләрегез тәмле булсын!” дип исемләнгән күргәзмә төзеп куйдык. Өлкәннәребез чәй пешерү серләренә өйрәтеп китте. “Эчсәң чәй – җанда җәй” исемле китап күргәзмәсе аша, авыл халкы, чәйнең барлыкка килү тарихы, татар халкының чәй ашлары белән танышты. Чәй өстәленең горурлыгы булган самовар турында Фоадия апай бик матур итеп сөйләп үтте.

     Бәйрәмебезгә “Умарта кортлары” да килгән иде. Алар авылның беренче умартачылары белән таныштырдылар. Алып баручыга ярдәм итеп тордылар. Чәй, аның тарихы турында залда утыручыларга сораулар бирделәр. Дөрес җавап бирүчеләрне күрәзле бал белән сыйладылар. Кичә җыр-бию белән бергә үрелеп барды. Авыл халкы кичә барышында төрле үлән чәйләреннән һәм татар халкының яраткан ризыгы чәк-чәктән авыз итте.