Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Яшәсен җирдә дуслык!"

    Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Кышкар авыл китапханәсендә, авыл клубы белән берлектә "Яшәсен җирдә дуслык!" дип исемләнгән дуслык бәйрәме үтте. Бәйрәмебезгә кунак булып Симетбаш авылы укучылары төште. Укучылар өчен "Могҗизалар кыры" интеллектуаль уенын әзерләдек. Уен бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Уеннан укучылар күтәренке кәеф алдылар. 

   Аннан ике авыл укучылары бергәләп, дус булып, бер-берләренә көч биреп төрле кызыклы уеннарда катнаштылар һәм шундый нәтиҗәгә килделәр: дус ул - авыр минутларда сине аңлаучы, сиңа булышучы, синең шатлыгың өчен куанучы.