Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Яраткан журнал битләре буйлап"

    Кышкар авыл китапханәсендә "Яраткан журнал битләре буйлап" дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт сәгате үтте. "Журналлар аланы" исемле күргәзмә төзеп укучыларга тәкъдим ителде.

    Китапханәче укучыларны журналлар белән таныштырды. Укучылар журналдагы кызыклы хикәяләрне, шигырьләрне укыдылар. Китапханәбез кунакларын бигрәк тә кроссвордлар, уеннар, табышмаклар белән булган битләр кызыксындырды. Алар рәхәтләнеп табышмакларның җавапларын таптылар һәм ребуслар чиштеләр. Үзләре яратып караган журналларны ойгә укырга да алдылар. Мероприятие бик күңелле үтте. 15 кеше катнашты.