Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Алтынга бизәлгән гомер көзе"

   Кышкар авыл клубында, китапханә һәм башлангыч мәктәп белән берлектә өлкәннәр көнен билгеләп үттек.  Бәйрәмгә килгән өлкәннәребезне Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Тәбрис Арсланов котлады. Аларга сәламәтлек, күңел көрлеге теләде. Ә мәдәният хезмәткәрләре, театр елы уңаеннан театрлардан өзекләр күрсәттеләр, матур җырлар җырладылар.  Өлкәннәребез концерт карадылар, ял иттеләр, үзләре дә кушылып җырлап утырдылар, яшьлекләрен искә төшереп биеп тә алдылар, 

   "...Ә күңел һич туймый яшьлектән!" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ахырдан бәйрәмгә килгән барлык авыл халкы чәй өстәле янына чакырылды. Бәйрәм бик күңелле үтте. 70 кеше катнашты.