Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Татарстан - туган йортыбыз!"

    Кышкар авыл китапханәсе, күчмә китапханәдә, Симетбаш авыл клубы белән берлектә "Татарстан - туган йортыбыз!" дип исемләнгән әдәби квест үткәрде.

    Балалар төрле станцияләрдә узләренең көчләрен сынадылар. Викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, ТР Дәүләт символларын искә төшерделәр, Татарстан шәһәрләре турында табышмаклар чиштеләр. Укучылар барлык биремнәрне дә уңышлы үтәделәр һәм Республика турында яхшы белемнәрен күрсәттеләр. 15 бала катнашты.