Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз!"

    22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне. Шул уңайдан китапханә Симетбаш авыл клубы белән берлектә "Россия Флагы - безнең горурлыгыбыз!" дип исемләнгән, асфальтта рәсем ясау конкурсы үткәрде. Вәлиева Зәринә асфальтта рәсем ясау буенча мастер класс күрсәтте. укучылар үзләре дә матур итеп Россия флагын ясадылар.

    Чара барышында укучылар Россия флагы тарихы белән таныштылар, флагның төсләре нәрсә аңлатуын искә төшерделәр. Чарада 15 бала катнашты.