Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Туган авыл кояшы җылырак"

      5 июль көнне Кышкар авыл клубы китапханә белән берлектә, “Туган авыл кояшы җылырак” дип исемләнгән авыл бәйрәме үткәрдек.

     Бу авыл бәйрәме авыл халкының, шулай ук яшьләрнең, укучыларның ялын  күңелле һәм файдалы итеп үткәрү максатыннан да оештырылды. Әлеге авыл бәйрәмендә яшьләр дә, өлкәннәр дә, укучылар да бик теләп катнашты. Җитезләр, көчлеләр төрле уеннарда көч сынаштылар. Ә талантлы яшьләребез авыл халкына үзләренең матур җырларын бүләк итте. Өлкәннәребез дә яшьләрдән калышмады, алар да моңлы җырлар яңгыратты. Берничә урында кечкенә катнашучылар өчен уеннар уйнатылды. Алар чүлмәк вату, күз бәйләп әйбер кисү, әтәч тоту уеннарында катнаштылар. "Минем яраткан Һөнәрем" дип исемләнгән, балалар рәсемнәреннән күргәзмә эшләп куйдык, җиңүчеләрне билгеләп киттек. Ахырдан яшьләр өчен бәйрәм дискотекасы үткәрелде. Бәйрәм бик күңелле үтте.