Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Минем яраткан һөнәрем"

    Кышкар авыл китапханәсендә "Минем яраткан һөнәрем" дип исемләнгән рәсем конкурсы үтте. Һөнәрләр...Катлаулы да, мактаулы да алар. Башлангыч класста укыганда ук һәр баланың күңеле тарткан һөнәре була. Бүген һәр бала үзенең яраткан һөнәрен рәсемгә төшереп алып килде.

         Кызларның күбесе укытучы, тәрбияче, сатучы, парикмахер, тәмле тортлар пешерүче, биюче буласы килүләрен әйтте. Ә малайларның күбесенең әтиләре кебек төзүче, летчик, фермер буласылары килә икән.

          Үз эшләренең чын остасы булу өчен әле безнең укучыларыбызга тырышып укырга, фән нигезләрен үзләштерергә, белемнәрен баетырга кирәк. Шунысы куанычлы һәркайсының максаты бар. Максатлы кешеләр, дулкыннарны ярып алга барган зур кораб кебек, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәләр. Хәзерге тормышта бөтен теләкләрне дә тормышка ашырырга була. Уңышлар, сезгә укучылар!