"Җәй, китап белән җылы!"
Җәйге каникуллар - иң күңелле вакыт! Ә җәйне китап белән үткәрү - тагы да кызыклырак. Тәмле буяу исләре килеп торган яңа китаплар белән танышу - укучылар өчен бәйрәм. Яңа, матур китаплар һәркемне үзенә тарта - аларны тотып карыйсы, укып карыйсы килә.
Бүген укучылар яңа китаплардан өзекләр дә укыдылар, табигать турында булган күзәтүләре белән дә уртаклаштылар. Китапханәче яшь китап укучыларга: - китапханәне җәй көне дә онытмагыз, китап белән каникулларыгыз күңелле булыр! - диде.