"Табигатьнең гүзәл мизгелләре"
Без укучылар белән табигать кочагына ял итәргә чыктык. Безнең каршыбызда бик матур болынлык! Тирә - якта сары тузганак чәчәкләре күренә, җир җиләге чәчәк аткан, кошлар сайрый.
Укучылар белән түгәрәкләнеп утырып, тибигать турында булган китаплар белән таныштык, Эко-викторина уенын үткәрдек. Хәрәкәтле уеннар уйнадык. "Табигатьне ничек сакларга?" - дигән сорауга җавап эзләдек, һәм шундый нәтиҗәгә килдек: Табигатьне кыерсытырга ярамый! Табигатьне сакларга кирәк!