Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

"Табигать кочагында"

      1 июнь көнне, күчмә китапханәдә, балалар белән табигатькә экскурсиягә чыктык. Җәй - балалар белән табигатькә чыгу өчен иң матур вакыт. Кошлар сайравын тыңладык, чәчәкләрнең матурлыгына сокландык.

     Укучылар "Сорау - җавап", "Без кайсы әкияттән?", конкурсларында катнаштылар, күңелле уеннар уйнадылар. "Нурислам чишмәсе"нә төштек, аның салкын һәм саф суы белән сыйландык. Симетбаш елгасы башланган урында булдык.

     Балаларны яклау көне бик матур һәм күңелле үтте. Барлык балалар да бүгенге сәяхәттән канәгать калды.