Кшкарская сельская библиотека - филиал № 21

""Сөембикә" - сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар"

    Китапханәдә ""Сөембикә"- сезнең журнал, туташлар һәм ханымнар" дип исемләнгән информацион - белешмә сәгать үтте.

    "Сөембикә" журналын яшьләр дә, өлкәннәр дә, урта буын хатын-кызларыбыз да бик яратып укый. Чөнки "Сөембикә" - өй җылысын, хатын - кыз, аналык җылысын саклаган журнал. Безнең китап укучылар пешерергә, бакча эшләренә өйрәткән сәхифәләрне, хуҗабикә киңәшләрен бик яратып укыйлар. Алар бүген "Сөембикә" журналы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар, журналдан алып бәйләгән бәйләү үрнәкләре, пешергән ризыклары турында сөйләделәр.

      "Сөембикә" бик бай эчтәлекле, тирән мәгънәле, затлы һәм матур журнал.