Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

Хуш киләсең, Нәүрүз!

21нче март көнне Кушлавычта Нәүрүз бәйрәме үтте. Милли йолаларыбызны искә төшереп, төрле уеннар уйнадык, Хуҗа Насретдин капчык тутырып шаян уеннар алып килгән иде,килгән кунаклар рәхәтләнеп уеннар уйнап, җыр-биюләр карагач,карга боткасыннан һәм коймак белән чәйдән авыз иттеләр.