"Гомеремне дә бирәм халкыма"
Кушлавыч мәктәбендә Муса Җәлил тууына 116 ел тулуга багышланган "Тамчы-шоу" уены үткәрелде. Укучылар шагыйрьнең биографиясе турындагы сорауларга җавап бирделәр, берничә сүздән шигырьләрен белделәр, Моабит дәфтәрләреннән шигырьләр укыдылар.