Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Татарстан минем туган җирем”

 29 августта Кушлавыч авыл китапханәсендә Татарстан Республикасы көненә багышланган "Татарстан минем туган җирем" дигән квест уен үтте. Чара башында китапханәче балаларга республикабыз, аның тарихы, төбәгебезнең танылган кешеләре, театрлар һәм музейлар турында сөйләде. Квест-уен республикабызның тарихы, төп символлары, истәлекле урыннары, республика башкаласы Казан турындагы сораулардан торды. Китапханәдә "Туган ягым-Татарстан"китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар игътибарына Татарстанның тарихы һәм мәдәнияте буенча китаплар тәкъдим ителде.