Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Тукай, син бит якты йолдыз шигъриятнең аяз кугендә!”

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан “Тукай, син бит якты йолдыз шигъриятнең аяз кугендә!” дип аталган шигърият бәйрәме узды. Язучы Габдулла Тукай үз әсәрләрендә туган як матурлыгын, халыкка, туган телгә мәхәббәт уята. Аның китаплары балаларны игелеккә өйрәтә, шәфкатьле, гадел һәм кыю булырга өнди. Без аның туган авылында яшәвебез белән горурланабыз. Бөек татар шагыйренең туган көненә багышланган шигырь бәйрәме берничә мәйданчыкта узды. Әдәби кичәдә Кушлавыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары катнашты. Шагыйрьгә һәйкәл янында укучылар Габдулла Тукай әсәрләрен укыдылар. Ә китапханәдә шагыйрьнең иҗатына багышланган"И мөкатдәс моңлы сазым" дигән  китап күргәзмәсе тәкъдим ителде . Тукай гаиләсенең музей-йортында музей буйлап экскурсия, экспозиция белән танышу булды һәм Габдулла Тукайның тормышы турында документаль фильм күрсәтелде. Шулай ук Казаннан кунак - язучылар, шагыйрьләр килде. Чара ахырында барлык чыгыш ясаучылар һәм тамашачылар татарның гимнына әйләнгән "Туган тел" җырын башкардылар.