Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!”

         Кушлавыч авыл клубында өлкәннәр декадасына “Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Котлауны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр башлады. Алар шаян шигырьләре белән әби-бабайларны котладылар һәм көлдерделәр, шулай ук үз куллары белән ясаган бүләкләрен бирделәр . Аннары өлкәннәрне мәктәп укучылары һәм үзешчәннәр котлады. Өлкәннәребез хөрмәтенә шигырьләр һәм җырлар яңгырады, аларга дәртле биюләр дә бүләк иттеләр. Өлкәннәр декадасына “Өлкәннәрнең көләч йөзе гел көләч булып калсын!” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.