Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Әнием күз нурым"

Кушлавыч авыл клубында Әниләр көненә багышланган "Әнием күз нурым"дигән әдәби-музыкаль кичә уздырылды. Укучылар әниләргә багышланган шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Китапханәче әниләр турындагы шигырьләре бик күп булган шагыйрь Роберт Миңнуллинның иҗаты белән таныштырды. Шулай ук ул "Әнием күз нурым"дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте.