Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Ленинград-син безнең йөрәктә"

27 гыйнвар – Бөек Ватан сугышы тарихында зур әһәмияткә ия булган көн. 1944 елның нәкъ шушы көнендә Ленинград блокадасы өзелеп, шәһәр фашист камавыннан азат ителә.Ленинград  1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр - 872 көнгә камалышта кала. Анда яшәүчеләр өчен  бу иң авыр  872 көн була.   "Ленинград блокадасы" дигән презентация аркылы шушы авыр көннәр белән таныштык. "Дети блокадного Ленинграда" документаль фильмын карадык, Ладога күле аша салынган "Тормыш юлы" турында белдек.