Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Урман патшасы"

Бөек рус художнигы И.И. Шишкинның тууына 190 ел тулу уңаеннан "Урман патшасы" дигән картиналары буенча сәяхәт ясадык. Китапханәче  Иван Ивановичның биографиясе белән таныштырды. Шулай ук аның картиналарын карап хозурландык. Соңыннан Шишкинның туган шәһәре Алабугада урнашкан музеена онлайн күзәтү ясадык.