Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Коррупциягә юл куймыйк!”

9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Кушлавыч авыл китапханәсендэ коррупциягә каршы көрәшү максатыннан 6-8 класс укучылары өчен “Коррупциягә юл куймыйк!”дигән мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче укучыларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләде. Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды, ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә, законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Чара презентация ярдәмендә тулыландырылды.