"Искечә яңа ел каршылау"
Тукаевларның музей йортында "Искечә яңа ел каршылау" дигән мәктәп балалары өчен күңелле уен тамашасы уздырдык. Бәйрәмгә Кыш бабай белән Кар кызы да килгәннәр иде, ә Убырлы белән Шүрәле балаларга төрле күңелле уеннар тәкъдим иттеләр.