Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Кайсыгызның кулы җылы"

Габдулла Тукай муззеенда татар халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулуга багышланган "Кайсыгызның кулы җылы" дигән искә алу сәгате үтте. Китапханәче Фәттахова Р. шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштырды, ә музей хезмәткәре Мөхәммәтшина Л. Хәсән Туфанның туган ячы Аксубай районы Иска Кирәмәт авылындагы музеена онлайн сәяхәт үткәрде. 1959 нчы елда Хәсән Туфан Кушлавычта яңа китапханә һәм аның бер бүлмәсендә Габдулла Тукай музее ачылуда катнашкан.