Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Онытырга хакыбыз юк!"

Кушлавыч авыл китапханәсендә Билгесез солдат көненә багышланган "Онытырга хакыбыз юк! дип аталган хәтер сәгате үтте. Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Безнең Кушлавыч һәм Иска Җөлби авылларыннан да хәбәрсез югалган солдатлар бар. "Җиңүләрнең даны мәңгелек" дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, күргәзмәдән китаплардан өзекләр укыдык. Соңыннан Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә мәктәп, китапханә клуб музей коллективлары чәчәкләр һәм венок  куйды.