Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Без терроризмга каршы!"

Террорчылык һәм экстремистлык күренешләренә каршы көрәш мәсьәләләре хәзерге вакытта аеруча мөһим. Шуңа күрә дә, террорчылык һәм экстремистлык чагылышларына юл куймау өчен  чаралар күрү – һәркемнең бурычы шул уңайдан Кушлавыч авыл китапханәсендә мәктәп укучылары, укытучылар һәм клуб мөдире катнашында түгәрәк өстәл артында әңгәмә үткәрелде. Әлеге чараның максаты укучыларда террорчылык  һәм экстремистлык кебек куркыныч күренешләргә каршы  тискәре караш тәрбияләү иде. Укучыларга илебездә булган терракт очраклары турында сөйләнелде, андый куркыныч хәлләргә юлыкмас өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга кирәклеге аңлатылды.  ФСБ әзерләгән террорга каршы мультфильмнар карадык.