Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

"Минем Татарстан-бер гаилә, бер тарих"

Татарстан АССР ның 100 еллыгы уңаеннан "Минем Татарстан-бер гаилә, бер тарих" дип аталган чара үтте. Татарстаныбызның бай тарихы, тырыш кешеләре, матур табигате, авыллары, шәһәрләре турында сөйләштек. Китап күргәзмәсенә обзор ясалды. Соңыннан укучылар викторина сорауларына җаваплар таптылар.