Кошлаучская сельская библиотека - филиал № 20

“Бәчек- Арча күпере”

Яшел Үзән районы Бәчек авылында Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә яшәгән, ә аның кызы Өммеһания Бәчектә озак еллар мәктәп директоры булып эшләгән. 12 август көнне Бәчек һәм Урысбага авылы укытучылары, мәдәният хезмәткәрләре, укучылары Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка килделәр. Без аларны милли киемнәрдә җырлы-биюле уеннар оештырып каршы алдык. Кунаклар Кушлавычтагы музей белән  таныштылар. Авыл халкы белән мәдәният йортында Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бай эчтәлекле кичә оештырылды.  Кичә барышында Бибисаҗидә апаның оныгы Әнисә апа һәм башка туганнары, Орнашбаш авылы тарихын язучы Мөнир Касыймов үзләренең истәлекләрен сөйләделәр.