“Ныклы гаилә – ил терәге”

        15 май илебездә – Халыкара гаилә көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне китапханәдә без “Ныклы гаилә – ил терәге” дигән темада әдәби кичә уздырдык. Кичә югары сыйныф укучылары өчен уздырылды.

         Укучылар белән кичә барышында гаилә тормышы, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр, катнаш никахлар  турында сөйләштек.

         Гаилә темасы татар әдәбиятында киң колач алган тема. Соңгы елларда халык яратып кабул иткән Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Рәмзия Габделхакова, Гөлчәчәк Галиева китапларында да гаилә турында, андагы бәхетле һәм бәхетсез тормыш турында бәян ителә. Бу язучыларның әсәрләрен авылыбызда икешәр – өчәр тапкыр укып чыкктылар.  Бүген дә без  шул әсәрләрнең кызыклы урыннарын укучыларга тәкъдим иттек.