“Батырлыкка мәңге рәхмәтле без”

          8 май көнне Яңа Кенәр авылында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг һәм “Үлемсез полк” акциясе узды.  Бу митингта авылыбыз батырлары сугыш һәм тыл ветераннары, Әфган сугышы ветераннары, укучылар, авыл халкы һәм авылыбыз кунаклары катнашты. Митингта авыл җирлеге башлыгы Фәхретдинов Рафаил Әгзам улы, Арча муниципаль район башкарма комиттеты җитәкчесе Галимуллин Илшат Әхәт улы, ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр Гарифҗан улы бәйрәм котлаулары җиткерделәр. Авыл уртасында торган һәйкәлгә чәчәкләр һәм веноклар куелды. Яу кырында мәңгелеккә ятып калган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык. Укучылар һәм үзешчәннәр тарафыннан әзерләнгән концерт номерлары бәйрәмгә тагын да матур нур өстәделәр.

        "Үлемсез полк" акциясе авылыбызда матур гадәткә керде, быел да ул зурлап уздырылды. Аны Яңа Кенәр урта мәктәбе коллективы оештырды. Бу акциядә авылыбыздагы барлык оешмалар да катнашты.