“Онытмыйк Җиңү батырларын, алар өчен үлем юк җирдә”

Бу көннәрдә авылыбызда эшләп килүче “Мәрхәмәтлелек үзәгендә”  төрле авыллардан һәм районнардан килгән сугыш һәм тыл ветераннары ял итеп, сәламәтлекләрен ныгыталар. 6 май көнне без авыл үзешчәннәре белән аларның хәлләрен белдек. Үзәктә ял итүче ветераннарыбызга үзебезнең бәйрәм кичәсен бүләк иттек. Кичә Яңа Кенәр ветераннар советы рәисе Сабиров Габделбәр абыйның бәйрәм котлавы белән башланып китте. Үзешчәннәрнең матур җырлары, юмор белән үрелеп барды. Китапханә мөдире Файзрахманова Лилия “Сугыш елларының кайтавазы” дигән исемдәге китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.