“Картаймагыз әле, ветераннар, Илгә дан китергән тынмас җаннар”

       Быел илебез 74 нче Җиңү язын каршы ала. Безнең актив укучыбыз, сугыш ветераны Сафаров Мидхәт абый белән югары сыйныф укучылары 4 май көнне очрашу бәхетенә ирештеләр. Бу көнне китапханәдә

“Картаймагыз әле, ветераннар,

Илгә дан китергән тынмас җаннар” дигән исемдә батырлык сәгате узды.

         Мидхәт абый укучыларга  үзенең кайларда хезмәт итүен, Бөек Җиңүне кайсы илдә каршы алганын сөйләде. Укучыларның сорауларына җавап бирде. Аларга үзенең киңәшләрен бирде.