"Татарстан - туган йортыбыз"

          29 апрель көнне Яңа Кенәр урта мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны авылдашыбыз Халитов Рәгыйб Усман улы исемендәге “Татарстан – туган йортыбыз”   дигән исемдә III районара VII  мәктәпара фәнни – гамәли конференция узды. Конференциядә быел Татарстан тарихына һәм аның күренекле шәхесләренең тарихына  багышланган эшләр каралды. 2020 елда безне зур вакыйгалар көтә. ТАССР оешканга 100 ел тула. Бөек Җиңүгә 75 ел була һәм безнең Арча районы оешуга 90 ел була. Барлыгы дүрт секциядә, барлыгы  57  укучы чыгыш ясадылар.

         Укучылар бик ныклап хәзерләнгәннәр иде. Алар алып барган эзләнүләрнең эчтәлеге бик бай. Материал фотографияләр, рәсемнәр белән тулыландырылган. Шулай ук аларның тәкъдим иткән презентацияләре дә фәкать мактауга гына лаек булды.