“Апрель булып, илгә Тукай килә...”

          26 апрель көнне Арча мәдәният йорты каршында Арча үзәк китапханәсе коллективы тарафыннан, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 133 еллыгы уңаеннан "Апрель булып илгә Тукай килә..." дигән исемдә шигырь бәйрәме уздырылды. Бу бәйрәмдә безнең хезмәткәребез Набиева Гөлшат та катнашты. Ул анда Рәзил Вәлиевның "Мәңгелек яз" дип исемләнгән шигырен сөйләде.