“Шигырь уты безнең йөрәкләрдә”

          23 апрель көнне Арча үзәк китапханәсе коллективы Сәнгать мәктәбендә “Шигырь уты безнең йөрәкләрдә” дип исемләнгән шигырь укучылар бәйгесе уздырды. Бу бәйгедә безнең авылдан Галиуллина Зилә катнашты. Уңышлы гына чыгыш ясап, яшьләр арасында безнең шигырь укучыбыз беренче урынга лаек булды.