"Бардыр тегәрҗепләрем, чигү чигәрлекләрем"
23 апрель көнне без, китапханәдә куляулык чигү буенча мастер класс уздырдык.
Мастер – класска без кул эшләре остасы, “Мәрхәмәтлелек үзәгендә” хезмәт инструкторы булып эшләгән Шарипова Наилә Багизовнаны кунакка чакырдык. Ул кызларыбызны чигү тарихы белән таныштырды һәм аның нечкәлекләрен өйрәтте.