“Ятимлеге аның – язмыштандыр, Бөеклеге ләкин – халыктан!”

          17 апрель көнне, без, “Ятимлеге аның – язмыштандыр,

                                            Бөеклеге ләкин – халыктан!” дигән исемдә сөекле шагыйребез Г. Тукай иҗаты буенча әдәби – калейдоскоп уздырдык.

         Максаты: халкыбызны бөек шагыйренең тормышы, иҗаты белән киңрәк таныштыру; яшьләр арасында сәнгатькә, иҗатка  кызыксыну уяту.

         Бу көнне без китапханәбезгә килгән барлык укучылар белән Тукай әсәрләрен укыдык, аның иҗаты буенча викторина сорауларына җавап таптык. “Шагыйрьләр солтаны син, Тукай” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.