“Яшәтә безне татар театры”

          Без быел театр елын уздырабыз. Драматургия        жанры әдәбиятта киң урын алып тора. Аның тарихы бик ерак гасырлардан килә. Безнең китапханәгә “Сәхнә” журналы килә. Бу журнал аша без Республикабыздагы театрларның яшәеше, андагы яңалыклар, театр артистлары турындагы яңалыклар белән танышып барабыз. Театр елы буларак бу журнал белән укучыларыбызны да якыннанрак таныштыру максатыннан журнал буенча сәяхәт ясадык. Журналның рубрикалары белән якыннан таныштырдык. Китап укучыларыбыз яраткан артистларының тормыш юлы белән таныштылар.

         Сәяхәт барышында укучыларыбыз театр тормышына кагылган бик күп кызыклы вакыйгаларны белделәр. Сәяхәттә югары сыйныф укучылары катнашты һәм күргәзмә эшләү дәверендә ул бик күп китап укучыларыбызның игътибарын жәлеп итте.