“Сәнгать гөлен кырау алмый”
Быелгы ел Россиядә Театр елы буларак билгеләп үтелә. Ә 27 март – Халыкара Театр көне.
26 март көнне, без, авыл халкына “Сәнгать гөлен кырау алмый” дип исемләнгән театральләшкән тамаша тәкъдим иттек.
Тамаша барышында без классик драматурглар: Г.Камалның “Беренче театр”, К. Тинчуринның “Зәңгәр шәл”, М. Фәйзинең “Галиябану” спектакльләреннән өзекләр күрсәттек. Өзекләр арасында үзешчәннәребез матур җырларын, дәртле биюләрен халыкка бүләк иттеләр.