"Күңелләрне җилкендереп яз килә"

       23 март көнне безнең Яңа Кенәр авылында да зурлап язны каршы алу, ягъни Нәүрүз бәйрәмен уздырдылар. Яз кызы – Нәүрүзне каршы алу, балаларны  Яз кызының төрле биремнәр белән сынап каравы, катнашучыларның ярышларда актив катнашып,  карга боткасы, коймак, кайнар чәйләр белән сыйлану, карачкы яндырулар, болар арасында матур җырлар, күмәк биюләр бик матур һәм күңелле узды.