Күчмә китапханә хезмәте

        12 март көнне "Мәрхәмәтлелек үзәгендә" чираттагы күчмә китапханә хезмәте башкарылды. Үзәктә ял итүчеләр өчен "Гореф гадәтләрне яшәтик" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Шулай ук, "Түгәрәк уен" журналы белән якыннан таныштырдык. Кызыксынып китеп ял итүчеләр, журналда бирелгән уеннарны да уйнадылар.