“Чын сәнгатькә әверелә, Әдәпле иҗат кына”

            Шәриф Камал – үзенең бөтен иҗади таланты һәм иҗтимагый эшчәнлеге белән татар халкының рухи үсешенә армый-талмый хезмәт иткән язучыларның берсе. Шәриф Камал татар әдәбияты тарихына “психологик новелла жанры остасы” буларак кереп калды. Әдип үзенең геройларын тормышның уртасына куеп һәм табигатьнең бер кисәге буларак сурәтли. Табигать күренешләре әсәрләрдә геройларның рухи халәтен, хис – кичерешләрен бөтен тирәнлегендә һәм каршылыгында ачуга хезмәт итә.

           2019 елда Шәри Камалның 135 еллыгы билгеләп  үтелә. Шул уңайдан, китапханәдә 

“Чын сәнгатькә әверелә,

   Әдәпле иҗат кына” дигән исемдә күргәзмә – викторина уздырылды. Бу очрашуда без әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җаваплар таптык. Әсәрләреннән өзекләр укыдык. Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.