Ана теле бездә - мәңге яшәр

          21 нче февраль көнне илебездә туган тел көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан, 21 нче февраль көнне без дә үзебезнең китапханәдә “Ана теле бездә - мәңге яшәр” дигән исемдә әдәби полка уздырдык. Бу кичәдә безнең урта мәктәптән югары сыйныф укучылары катнашты.

         Безнең туган телебез татар теле. Шуңа да без бу кичәдә татар теленең матурлыгы, бөеклеге турында сөйләштек. Укучылар ике командага бүленеп үзара көч сынаштылар. Викторина барышында тел турында мәкальләр, табышмаклар  әйтештек. Туган телгә багышланган шигырьләр укыдык.

“Туган телем – иркә гөлем,

  Киндер сиңа күңел түрем”  дигән исемдә китап күргәзмәсенә күзәтү ясадык.  

         Быел татар сөекле шагыйребез Г. Тукайның “Туган тел” шигыре иҗат ителгәнгә  110 ел тула. Кичәне туган телебезнең гимнына әверелгән “Туган тел” җыры белән тәмамладык.