"Супер әби"

        Быел авыл җирлекләре арасында барган “Нык гаилә” проекты астында  районыбызда  халкыбызның күңел җәүһәрләрен барлау, гореф-гадәтләрен яңарту, өлкәннәрнең  күркәм сыйфатларын яшьләргә күрсәтү, балаларга дөрес тәрбия  бирү юнәлешендә тәҗрибә уртаклашу максатыннан  “Супер әби” район бәйгесе игълан ителде. Шушы бәйгенең зона туры 14 февраль  көнне Яңа Кенәр мәдәният йортында узды. Бәйгедә Яңа Кенәр һәм Ташкичү авыл җирлегендә яшәгән әбиләребез көч сынашты. Барлыгы 10 әби катнашты.  Безнең Яңа Кенәр авылыннан бу бәйгедә Хөсәенова Равилә Фәрит кызы катнашты.  Үзләре, оныклары, кул эшләре һәм яраткан шөгыльләре белән, аш-суга осталыклары белән таныштырган әбиләребезнең чыгышлары бик матур һәм кызыклы булды. Ахырдан жюри катнашучыларның чыгышларын бәяләде, ә авыл җирлекләре башлыклары аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.