"Тукай бездән ерагайган саен, Якыная бара Тукайлык"

         Быел татар яшәгән һәр төбәктә бөек шагыйрьнең 130 еллыгын зурлап искә алдылар. Апрель ае чын мәгънәсендә Тукай айлыгы буларак узды. Кечкенә балалардан алып олы кешеләргә кадәр Тукайның шигырьләрен укыдылар. Шагыйрьнең якты истәлегенә төрле чаралар уздырылды.

         Безнең авылда шагыйрьнең 125 еллыгы уңаеннан “Г.Тукайның әкият геройлар” дигән әдәби парк төзелгән иде. Быел паркның кечкенә генә юбилее. 16 май көнне паркта без

“Тукай бездән ерагайган саен,

 Якыная бара Тукайлык” дигән исемдә шагыйрьнең иҗаты буенча тематик кичә уздырдык. Бу кичәдә мәктәп укучылары катнашты. Без шагыйрьнең иҗатын тагын бер кат барлап чыктык. Укучылар аның шигырьләрен сәнгатьле укыдылар. Шагыйрьнең әкиятләре һәм чәчмә әсәрләре буенча төзелгән мини – викторина сорауларына җавап бирделәр.

         Габдулла Тукай еллар узган саен, яңа яктан ачыла, уйлрыбызны яктырта, күзләребезне ача. Без, яңа буын вәкилләре, ул калдырган бәһәсез мирасны түкми – чәчми киләчәккә алып барабыз.